“Гәзит ничек чыга?” яки кемнәр бүләк отты?
Редакциябез тарихына бу яңа ел башында ук булган күңелле вакыйгаларның берсен теркәп куярга кирәктер. Тәэссоратларны сезнең белән дә бүлешәсе килә, дуслар. О, без шундый илһамлы минутлар кичердек, белсәгез икән?..
Сишәмбе көнне Уфа шәһәренең 84 санлы татар гимназиясенең 2 е сыйныфы укучылары редакциягә кунакка килде “Өмет”гәзитен, “Чаткылар”ны укып, үзләре дә иҗат белән шөгыльләнә башлаган малайлар-кызлар гәзитнең ничек чыгуын үз күзләре белән күреп-белергә тели иде. Балалар белән очрашу һәрвакыт үзе табыш, үзе табышмак инде ул. 2нчеләр дә нәкъ шундый халык! Матбугат йортына саф рәйхан җилләре алып килеп, шат кәеф бүләк итеп, үзләре өчен дә күпне ачыклап, илһамланып китте сабыйлар.
“Гәзит ничек чыга?”
Мәктәп белән директор идарә итүен һәр укучы белә. Редакциядә иң зур җаваплылыктагы кеше – редактор – баш мөхәррир – булуын аңлатып, кызыксынудан күзләре янып торган малайлар – кызлар белән Рәдис Гыйльван улы Ногманов кабинетына юл алдык...
Балаларның кызыксынулары чиксез зур иде. Җитәкче абыйлары күп нәрсәләрне аңлатып үткәннән соң, алар кыю-кыю гына сораулар яудыра башлады: “Гәзитне эшләве авырмы?”, “Ул ничә көндә әзерләнә?”, “Редакциядә ничә кеше эшли?”, “Сез кайда укыдыгыз?”, “Ничек журналист булып киттегез?” һ.б... Берсеннән-берсе җитдирәк һәм кызыклы сораулар яңгырап торды. Бу сорауларның ирекле рәвештә тууына ышансам да, укытучылары – Айгөл Рәшит кызыннан балаларны әзерләп алып килдегезме әллә, дип сорамый кала алмадым. Зур стажлы укытучы кызыксынучан укучыларына үзе дә соклана биребрәк тора иде.
Балалар туган телне белү уңышлы кеше булу өчен зур тормышка ачкыч икәнлегенә төшенә төште. Бу сабыйларда туган телгә тугрылык, сөю сүнмәсенә өмет бар. Моны алар үз сәләтләре белән дә танытты. Радмир Ильясов дигән чибәр егетебез Тәнзилә Исәнбирдина –Назарова иҗат иткән бик матур һәм озын “Туган ягым” шигырен сәнгатьле итеп яттан укып ишеттерде! Болай да биеп кенә торучы малайлар һәм кызлар “Алмагачлары”н да җырлап җибәрде... Торганы бер концерт килеп чыкты!
Сәяхәтне дәвам иттек. Мәктәп директорының ярдәмчеләре завучлар булса, редакторның урынбасары бар. “Урынбасар” – кызык аталган бу вазифа, әйеме, дуслар, әйтерсең, ул кеше җитәкченең урынын басып алырга тора... Ә чынлыкта исә алай түгел. Аның эше шулай ук иҗади һәм бик җаваплы. Кыскача әйткәндә, гәзитнең вакытында, эчтәлекле, яңалыкларга бай булып чыгуы һәм һәр мәгълүматның дөрес бирелеше өчен җаваплы ул.
Шулай итеп, сабыйлар баш мөхәрриребез урынбасары Гүзәл Муллаәхмәт кызы Гаянованы тыңладылар һәм аны да сорауларга күмделәр, алар монда белем тупларга килгән иде!
Театр – гардеробтан башлана, диләрме әле? Ә менә редакциянең йөрәге ул – хатлар бүлеге. “Өмет” гәзитенең бу бүлеген озак еллар җитәкләгән Гөлара апалары Арсланова балаларга эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде. Һәр хат теркәлеп баручы журнал да кызыксыну уятты. Чөнки әле алар “4”, “5”леләр, кайчагында “2”ле дә куелган сыйныф журналын гына белә иде бит...
Гөлара Әнвәр кызы укучыларыбыздан килгән матур капны аерым күрсәтте. Анда “Өмет”кә языл да бүләк от!” акциясенә килгән хатлар шыплап тутырылган иде. Нәкъ бу бүлеккә керер алдыннан гына алкышлап каршы алган кунагыбызның шул уенда бәхетлене билгеләргә килгән кунагыбыз – БРның атказанган артисты Марат Шәйбәков булуын сабыйлар аңлап бетермәгән иде әле. Зур тәэссоратлар уяткан һәм, ачыклануынча, экскурсиянең иң истәлекле минутларын тәшкил иткән мизгел турында чак кына соңрак язам, ярыймы...
Корректура бүлмәсендә матбугатка әзерләнеп ятучы “Чаткылар” полосасын күргәч, гаҗәпләнүдән, туры мәгънәдә, авызлары ачылды малай-кызларның – менә ничек корыла икән ул гәзит!
Гәзит “калыпка”, ягъни верстка ясалган кабинетта укучылар компьютер артында эшләп утырган апаларын сырып алдылар. Нәрсә, нәрсә, компьютер аларны һич кенә дә битараф калдырмый инде... Тектсны җыю, верстка барышын күзәтеп, “о”, “во” диештеләр...
Конкурслар, җиңүчеләр, бүләкләр!
“Чаткылар”ны укучы дуслар белә, 2023 елда кушымтада “Игезәкләр- бизәкләр” фотобәйгесе уңышлы барды. Ел ахырында аңа “Бәхет кошы” акциясе кушылды. Ул гәзитебезне алдырып укучы балалар өчен оештырылды. Әти-әниләр, укытучылар бу эштә ярдәм итте. Кечкенә кунакларыбыз хатлар арасында үзләренең дә исемнәре язылганлыгын белмиләр иде әле. Бүләк ияләрен билгеләү өчен “Игезәкләр-бизәкләр” конкурсында катнашкан, 84нче гимназиядә 1 сыйныфта укучы Еникеевлар да шушы делегациядә махсус кунак буларак килде. Берсеннән-берсе матур һәм акыллы бу өч игезәк: тыйнак Алсу, җитез Әмир, сабыр Таһир бер-бер артлы хатларны тартып чыгара тордылар. Бу күңелле вакыйгада беренчегә шаһит булып, аңа төшенеп алган сабыйлар ике хаттагы исемнәр укылгач аеруча “гөр” килеп, сөенеп алкышладылар. Чөнки биш бүләкнең икенче һәм дүртенчесе үзләренең сабакташлары өлешенә төште! Авылларда яшәп “Чаткылар”ны укучы дуслар арасында Уфада яшәүче, татар телен теләп өйрәнүче малайлар һәм кызлар булуы, аларның бүләк отуы барыбыз өчен дә зур сөенеч иде.
Шулай итеп, “Бәхет кошы” акциясендә менә кемнәр бүләккә ия булды:
1нче бүләк иясе – Илназ Бикмиев (Благовар районы, Узыбаш авылы);
2 –Денис Гыйндуллин (Уфа, 84нче татар гимназиясе);
3 –Эллария Хәбибуллина (Туймазы районы, Кандра 1нче мәктәп);
4 –Диана Әминева (Уфа, 84нче татар гимназиясе);
5 – Ильнара Хөсәенова (Бүздәк районы, Каран авылы)!
Котлыйбыз, дуслар! Алда да “Чаткылар” белән бергә булыгыз, сезнең уңышлар башкаларны да дәртләндерсен!
Ә редакциягә килгән сабыйларга бу эш ошады, ак көнләшү дә туды. “Кайчан тагын шундый бәйрәм була?” – диде иң актив малай Илназ Хәмидуллин.
Ходай насыйп итсә, нәкъ бер елдан! Без тагын конкурсларга нәтиҗә ясарбыз, гәзитнең чын дусларына бүләкләр өләшербез! Балалар бу шартларны кабул итте. Шунда ук, бергәләп сайлаган яңа конкурста катнашырга дәрт һәм илһам алды.
Менә шуннан соң тагын да күңеллерәк минутлар җитте. Балалар янына баянда уйнап, җырлый-җырлый Марат абыйлары Шәйбаков үзе килеп керде. Бар да онытылып аны тыңладык. Аннары балалар баянга кушылып “Әпипә”, “Алмагачлары”н җырладылар... Ә аннары “Билгеле булу кыенмы?” , “Ни өчен нәкъ җырчы булдыгыз” һ.б. кызыклы сораулар биреп, серләрен ачтырдылар (очраклы рәвештә килеп туган күңелле очрашу Маратта да, балаларда да тирән тәэссоратлар калдыруын раслап кайтавазлар әле дә килә). Менә бит, бер очрашу – үзе бер гомер. Марат абыйлары һәркайсысына бүләк ителгән “Өмет” календарьләренә автограф куйды... Ә балалар аларны ел тәмамлангач та ташламыйбыз дип, кадерләп сакларга сүз бирделәр.
Ахырда: “Һәр күңелле бәйрәм ни белән тәмамлана?”– дигән сорауга көтелгән җавапны ишеттек: “Чәй табыны артында”, – диде кайсыдыр зирәкләре. Һәм без бу эшне уңышлы итеп тормышка ашырдык!
Бу очрашуны тагын да тәфсилләбрәк сөйләп булыр иде. Әмма йомгаклар вакыт җитте. Бу чараны оештыруда һәрвакыттагыча зур җаваплылык күрсәткән иҗатташ дустыбыз, чын мөгаллимә, “Чаткылар” кушымтасының редколлегия әгъзасы, Башкортстанның атказанган укытучысы Айгөл Ахунова һәм балаларның әти-әниләренә, гимназия администрациясенә рәхмәт! Бу һәркасыбызның изге һәм уртак бурычларыбызның бер чаткысы. Чаткыдан очкын кабына! Туган телне саклау эшендә шулай кулга-кул тотынышып эшләсәк, уңай нәтиҗәләр булыр!