Болар кызыклы!
26 гыйнвар 2024, 12:44

Хатын-кызның башы нигә шәп эшли?

Ял итеп ятучы ир кешенең баш мие активлыгы 70 процентка кими.

Хатын-кызның башы нигә шәп эшли?Хатын-кызның башы нигә шәп эшли?
Хатын-кызның башы нигә шәп эшли?

Гаилә учагын саклаучы буларак, хатын-кызлар балаларының авыртыну, куркуга калу, ачыгу, җәрәхәтләнү, һөҗүмгә дучар булу яки төшенкелеккә бирелүе турында хәбәр итүче сигналларын, хәтта балалар үзләре бу хакта берни әйтмәсәләр дә, тотып алу сәлатенә ия булалар икән.

   Профессор, нейропсихолог Рубен Гур баш миен сканерлау тәҗрибәләре өстендә озак вакытлар эшләгән. Алынган нәтиҗәләргә караганда, шул ачыкланган: ял итеп ятучы ир кешенең баш мие активлыгы 70 процентка кими.

   Хатын-кызларның баш миен сканерлау бөтенләү башка санны күрсәткән: ял итү вакытында да аның баш мие эшчәнлеге нибары 10 процентка гына кими икән.

   Бу тикшеренүләр бик тә мөһим бер нәрсәне ачыклый: хатын-кыз тирә-юньнән мәгълүмат алуны даими рәвештә кабул итүдән һичкайчан туктамый һәм хәтта аны анализлавын да дәвам итә.

   Хатын-кыз баласының кем белән дус булуын, аның өметләрен һәм хыялларын, яшерен борчуларын һәм нәрсәләр куркуга салуын яхшы белә. Алай гына да түгел, аның нинди хисләр кичерүен, хәтта нинди начарлык эшләргә җыенуын да сиземли. Ир кеше исә өйдә иң мөһим кешедән – ягъни, үзеннән(!) кала тагын да берничә кеше булуын гына чамалый...

Фото: Shutterstock

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас