Болар кызыклы!
25 гыйнвар 2024, 09:02

Менә сиңа, мә!

2020 елдан алып дөньяның 5 миллиардеры байлыгы икеләтә артканда, дөнья буенча 5 миллиардка якын кеше ныграк ярлылыкка төшкән. 

Менә сиңа, мә!Менә сиңа, мә!
Менә сиңа, мә!

Бу хакта «Oxfam» халыкара тигезсезлеккә каршы көрәш оешмасы белдерә.

         Дөньяның черек байлары сәгатенә 14 миллион доллар тизлегендә баеган. Бу күренеш сакланган хәлдә, 2034 елга кадәр дөньяда тәүге триллионер  пәйда булачак.  Шул ук вакытта кешелеккә ярлылыкны җиңү өчен 230 ел кирәк булачак.

         Билгеле булуынча, бүгенге көннәрдә Швейцария шәһәре Давоста Бөтендөнья икътисад форумы эшләде. Ел саен үтүче әлеге чарада сәясәт һәм эре малтабарлык вәкилләре җыела. Алар анда дөньядагы хәл-вакыйгаларны яхшырту турында гәп куерта. Ләкин асылда алар тигезсезлекне арттыруда үзләренең рольләрен уйнамыйча калмыйлар. Алар җәмәгатьчелек иминлегеннән бигрәк шәхси мәнфәгатьләрен ныграк кайгырта.  Бүген җир йөзендә 1 процент черек байлар бөтен дөньяның 43 процент финансына хуҗа.

         Дөньяның иң эре 10 корпорациясенең байлыгы 10,2 трлн. доллар күләмендә бәяләнә. Бу исә Африка һәм Латин Америкасының бергә кушканда эчке тулаем продукт җитештерү суммасына тиң, дип бәяли «Oxfam» халыкара тигезсезлеккә каршы көрәш оешмасы. Шул ук вакытта  Глобаль Төньякның бай илләре дөнья байлыгының 60 процентына ия. Ә дөнья халкының нибары 21 проценты алар өлешенә төшә.

«Oxfam» ярлылык һәм тигезсезлеккә каршы көрәшү өчен хөкүмәтләргә корпорацияләрне авызлыкларга тәкъдим итә. Моны монополияләрне җимереп, генераль директорларның хезмәт хакларын чикләп һәм чамасыз байлыкка яңа салымнар кертеп  мәсьәләне җиңеләйтеп була дип саный.

Русиягә килгәндә исә, 2023 елда иң бай малтабарларыбызның байлыгы 50, 012 млрд. долларга арткан. Русия миллиардерларының гомум байлыгы 328,53 млрд. долларга җиткән. Иң ныгы «Лукойл» нефть компаниясе хуҗасы Вахит Алекперов баеган — кесәсе 24,7 млрд долларга калынайган.

        Фото: xoxo.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас