Болар кызыклы!
25 гыйнвар 2024, 10:54

Бәйрәмегез белән, белем граниты кимерүчеләр!

Ә Сез студент булдыгызмы?

Бәйрәмегез белән, белем граниты кимерүчеләр!Бәйрәмегез белән, белем граниты кимерүчеләр!
Бәйрәмегез белән, белем граниты кимерүчеләр!

Ә Сез студент булдыгызмы?

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яшьләрне Русия студентлар көне уңаеннан тәбрик итте.

Бүген Студентлар көнен билгелибез. Күпләребез өчен изге хатирәләр белән бәйле ул яшьлек чоры. Радий Фәрит улы белдерүенчә, студент еллары эзләнүләр һәм яңа горизонтлар ачарга иң яхшы вакыт.

“Сезнең идеяләр, энергиягез дөньяны яхшы якка үзгәртү юлында алга этәргеч бирә”, – диде  төбәк җитәкчесе.

Бүген республика вузларында 100 меңнән артык Башкортстан, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән студентлар белем ала.  Яшьләр фәнни һәм инновацион эшчәнлектә, академик юнәлештәге программаларда, волонтерлар хәрәкәтендә актив  катнаша, үзләренең стартапларын, амбициоз  проектларын тормышка ашыра, грантлар ота, иҗади һәм һөнәри бәйгеләрдә катнаша, спорт уеннарында көч һәм җитезлектә ярыша. Тиздән Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусының беренче өлеше ачылачак”, – дип искә төшерде Радий Хәбиров.

Әле Башкортстанның 3 югары уку йорты “Приоритет 2030” программасында катнаша. Уфа фән һәм технологияләр университетында  алдынгы “Киләчәк моторлары”  инженерлар мәктәбе эшли.

“Безнең илебез әлеге вакытта зур мәсьәләләрне хәл итә. Аларны сез һәм кайчандыр студент булган остазларыгыз да җиңәрлек. Мин сезнең үз планнарыгызны һәм хыялларыгызны тормышка ашырырсыз һәм Башкортстаныбыз һәм бөтен Русия үсешенә саллы өлеш кертерсез дип ышанам”, – диде Төбәк Башлыгы

Фото: otkrytky.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас