Һөнәрнең бәсен арттыра туташ.
Бозда шуу буенча 2018 елда Олимпиада чемпионкасы булган Алинә Заһитова кышкы сессияне тапшырган. Бу аның соңгы сессиясе. Алда диплом язу эше тора.
Әлеге вакыттагы уңышлары турында Алинә үзенең телеграм-каналында язган.
“Мин иртәдән бирле университетта. Имтихан тапшыручыларга барысына да уңышлар телим. Мин соңгы имтиханымны тапшырдым. Алда диплом язу һәм дәүләт имтиханнарын тапшыру бурычлары тора. Барыгызга да уңышлар телим», – дигән Алинә.
Белүегезчә, Алинә Заһитова 2019 елның декабрь аенда спортчы карьерасын калдыруы турында белдергән иде. Шул вакыттан бирле Алинә спорт ярышларында катнашмый. Ул әле журналистика факультетының «Продюсирование и культурная политика» профиле буенча укуын тәмамлау алдында тора.
Чемпионка фигуралы шуу буенча шоуларда катнаша, хәбәрче һәм алып баручы буларак телевидениедә эшли. Менә шулай, алдан берни дә белеп тә, әйтеп тә булмый. Шундый уңышлы спортчы туташ безнең каләмдәш булып китәр дип башка да китермәгән идек. Бу өлкәдә дә аңа зур уңышлар, җиңүләр телибез.