+21 °С
Болытлы
Русия кинология хезмәте Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның Акдус исемле этен Русия чемпионы итеп таныган. Республика җитәкчесе бу турыда үзенең. Телеграм каналында хәбәр иткән. "Иң яхшысы! Миннән Акдусның хәлләре ничек дип еш сорыйлар. Ул молодец, иң югары бүләкне алды, Русия чемпионы булды. Акдус - чемпион!" - дип язган Рөстәм Нургали улы. Алабай баласын аңа 2021 елның маенда Төркмәнстан президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк иткән.