Энергетик эчемлекләр, ягъни энерджайзерлар, хәзер һәр кибеттә диярлек сатыла. Галимнәр әлеге эчемлекнең яшь кешенең сәламәтлегенә генә түгел, аның тормыштагы уңышларына да зыян салуын ачыклаган. Бу хакта дөньяның 21 илендә үткәрелгән тикшеренүләр раслый. Тикшеренүләрне Бөек Британиянең гыйльми учреждениеләре галимнәре үткәргән.
Галимнәр 21 илдә үткәрелгән 57 тикшеренүне берләштергән. Тикшеренүләрдә 9дан 21 яшькә кадәрле 1млн. 287 мең 682 үсмер һәм яшь кеше катнашкан.
Тикшеренү нәтиҗәләреннән чәчләр үрә торырлык. Энергетик эчемлек эчүчеләрнең сәламәтлекләре какшау һәм яшәү сыйфатлары начарлану гына түгел, хәтта берникадәр аңгыраланулары да күзәтелгән.
Энергетик - ул алкогольсез эчемлек, кофеин һәм шикәргә үтә бай. Җитмәсә, таурин, женьшень, гуарану кебек өстәлмәләр дә мул кушылган.
Энергетик эчемлек эчүче ешрак тарта башлаган, күбрәк хәмер эчә башлаган. Әйткәндәй, алар арасында бәйләнеш барлыгы ачыкланган: бар да энергетик эчүдән башланган - бер ел чамасы вакыт эчендә тартмаган үсмер тарта һәм хәмер эчә башлаган. Асылда, мондый хәл балалыктан акылсыз өлкәнәю чорына керү дип атала.
Әйткәндәй, йокыга да йогынты ясаган: энерджайзерны күбрәк эчкән саен аның вакыты һәм сыйфаты начарайган.
Җитмәсә, зыянлы эчемлек гәүдә авырлыгы артуына да булыша. Хәтта шикәр чиренә кадәр илтүе мөмкин. Кан басымын күтәрә, кан тамырларын катырырга мөмкин, нәтиҗәдә, бик яшьли атеросклероз билгеләре барлыкка килүенә, димәк, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары килеп чыгуына сәбәпче була ала.
Аллергия авыруына, тешләр бозылуга да китерә ала әлеге шайтан суы. Шуңа күрә энергетикларны эчәр алдыннан аның зыяны турында җиде тапкыр уйларга кирәк. Чөнки гадәти тормышта аны эчү зарурлыгы бөтенләй юк бит.
Фото:letsgophotos.ru