Болар кызыклы!
19 гыйнвар 2024, 08:04

Чәчләр ник иртә агара?

Табиблар чәчләрнең иртә агаруына игътибар итәргә чакыра. 

Чәчләр ник иртә агара?Чәчләр ник иртә агара?
Чәчләр ник иртә агара?

Табиблар раславынча, организмда тимер, бакыр, цинк яисә В төркеме витаминнары кытлыгы булганда чәч иртә агарырга мөмкин. Шулай ук чәчләрнең иртә агаруы нәселдән дә килергә мөмкин. Чәч агаруына авыр кичерешләр дә тәэсир итми калмый икән.
Шуңа да табиблар чәчләрнең иртә агаруына игътибар итәргә чакыра. Пигментация мәсьәләсе организмда билгеле витаминнар һәм минераллар җитмәвенә бәйле булган очракта чәчләрнең үз төсен кайтару мөмкинлеге бар дип раслый экспертлар.

Фото: kaz-express.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас