Гарвард университетының медицина фәннәре докторы, туклану һәм эпидемиология профессоры Фрэнк Ху шикәр төрләре турында сөйләгән һәм алардан бөтенләй баш тартуның файдалы булуына шиген белдергән.
Дөрес туклану өчен шикәрдән тулысынча баш тарту кирәкми дип саный Ху. Әмма ләкин аны сак ашарга кирәк. "Шикәрнең барысы да бертөрле түгел. Сәламәт туклану өчен шикәр өстәлгән ризыкларны ашауны минимумга киметергә кирәк",- ди профессор.
Бал, агава нектары яисә чаган сиробы кебек табигый шикәрләрне дә абсолют куркынычсыз дип санап булмый, ди ул. Аларның төп өстенлеге - составларында антиоксидантлар һәм файдалы матдәләр булуы. Әмма күп ашаганда алар гадәти шикәр сыман нәтиҗәләр бирә. Ә менә җимешләр сәламәт татлы ризыклар булып санала, алар канда глюказаны кискен арттырмый.
Татлы ризыклар зыянлы булуларына карамастан, алардан тулысынча баш тартырга кирәкми ди профессор. Шикәр үзе түгел, ә аны күп ашау зыянлы. Татлы ризыклар организмга энергия өчен кирәк дип раслый экспертлар.
Чамасын белми ашаганда бал да әче була дип белми әйтмәгән шул ата-бабаларыбыз, татлыны күп ашамаска киная ясап. Бүген галимнәр аларның һәр сүзен ачышлары белән раслыйлар...
Фото: klike.net