Аукционнар үтеп кенә тора инде ул. Анда кыйммәт хакка сатылган нәрсәләр турында мәгълүматлар укып, еш кына таң каласың. Ләкин баш кадәр башны фәлән хакка сатканнары хакында ишеткәнегез булмагандыр әле...
Аукционнарның берсендә сатылган иң кыйммәтле экспонатларның берсе булып “алтын баш” тарихка кереп калыр, мөгаен. Ул экспонат – Британия рәссамы Дамиен Херст эше. Рәссам ак алтыннан баш сөяге күчермәсе эшләгән һәм аны аз да түгел, күп тә түгел, 8601 (!) бриллиант белән бизәгән.
Херст җәүһәрен “Сотбис” аукционында 100 миллион долларга сатып алганнар. Шулай итеп, Дамиен Херст исемнәре тарихка уеп язылган рәссамнәр – Пикассо, Климт, Уорхоллар дәрәҗәсенә күтәрелгән.
Фото: gazeta.ru