Шулай дип белдерде Русия урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников.
Аның сүзләренә ярашлы, Русиядә ел саен 600 миллион кубометр агач кисәргә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта ел саен, уртача алганда, 200 миллион кубометр әзерләнә. Бу - кисәргә рөхсәт ителгәннең чирек өлеше.
Советников шулай ук урманның тергезелүче табигать ресурсы булуын искә төшерә. Бу җәһәттән Русиядә кисүгә караганда агач күбрәк утыртыла.
"Роснефть" белдерүенчә, 2023 елда Красноярск крае, Иркутск, Самара, Төмән һәм Ырынбур өлкәләре, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округларында, шулай ук Удмуртиядә һәм Башкортстанда урманнарны яшәртү эшләре чикләрендә 8,3 миллион төп яшь агач үсентесе утыртылган.
Фото:foto-onlain.ru