Саклаучы, яклаучы фәрештәләр бармы? Ышанасызмы аларга? Һичшиксез, бар! Җавап башкача була да алмый. Фәрештәләрнең барлыгына ышанмаучылар өчен бер хәл турында бәян итмәкчебез. Аянычлы хәлдә яшәгән хатынга фәрештәнең ярдәмгә килүе турында сөйләмәкчебез.
Бу хәл 60нчы елларда була. Елена исемле ханым зур булмаган бер шәһәрдә яши. Ире белән бер-берсен охшатып, яратышып гаилә коралар, әмма ир 5 елдан соң эчкечелеккә сабыша.
Әлеге вакыт булса, Елена ике дә уйлап тормый, эчкече иреннән аерылыр иде, бәлки. Ләкин ул елларда хатыннар, ирләре эчкән баштан кул күтәрсәләр дә, йортта “сафура бураннар”ы уйнатып, тавышлансалар да, гаиләне таркатырга ашыкмаганнар. Мондый гаилә тормышы норма булып саналган, алкаш ирләр үзләренең гаебен танып бармаганнар.
Еленаның ире дә даими эчеп, хатынына кул күтәргәләп торган. Йортта 3 яшьлек кыз баланың булуы да ирне туктатмаган. Эчүе генә җитмәгән, ир хатынын көнли торганга әйләнгән. Хатынын үзенә хыянәт итә дип уйлап, җәнҗал куптара торган булган.
Көннәрдән бер көнне Елена эштән кайтып керүгә йокы бүлмәсеннән аягында чак басып торган ире килеп чыккан. “Ник соң кайтасың? Син мине, тәмле ризык пешереп, өйдә көтеп торырга тиешсең!” – дип акырынган. Хатын эштән кайтышлый әнисенә кереп, кызын алуы турында аңлатырга тырышкан. Ирнең ямьсез тавышыннан куркып, нәни кызы әнисе итәгенә сыенган...
Әмма исерек ирне хәләленең сүзләре һәм кызының курку тулы күзләре туктатмаган – ул бар көченә сугарга дип хатынына селтәнгән. Күз ачып йомганчы, битенә сугып та җибәргән. Елена бу сугудан стенага барып бәрелгән.
Ә аннары инде беркем дә көтмәгән хәл булган. Бүлмә почмагында үзеннән-үзе беленер-беленмәс кенә, шәм яктысы кебек, кечкенә ут барлыкка килгән. Ир икенчегә сугарга дип кулын күтәргәндә шул көч аны хатыннан йолкып алып, читкә очырып җибәргән. Ир стенага барып бәрелгән. Әмма шул минутта сикереп торган, тагын хатынына ташланган. Һәм тагын теге билгесез көч сугыш чукмарын эләктереп алып, ишек төбенә очырган. Анда ул шыңшый-шыңшый кием элгеч белән бергә тупсага барып төшкән. Бер ун секундтан көч-хәл белән аягына баскан, ләкин бу юлы инде серле көч аны кухня ягына селтәп җибәргән. Анда ул гөрселдәп газ плитәсе өстенә барып төшкән...
Шул ятуыннан ир ул көнне тормаган. Аның йөзе җимерелгән, башыннан аракы парлары чыгып беткән. Ә Елена күпме генә почмакка карап торса да, теге серле ут бүтән күренмәгән. Нинди могҗиза булгандыр ул....
Еленаның ире бу хәлдән соң бик нык үзгәргән – эчүен ташлаган, хатынын мыскыл итүдән, начар сүзләр әйтүдән туктаган, йорт эшләрендә хатынының беренче ярдәмчесенә, ә кызына хәстәрлекле әтигә әйләнгән. Нәтиҗә бер, дуслар, Еленага фәрештә бик вакытлы ярдәмгә килгән.