Болар кызыклы!
9 гыйнвар 2024, 08:06

Тагын бер кат кофе файдасы турында

Япония галимнәре раславынча, кофены даими эчү хәтер белән игътибарны яхшырта.

Тагын бер кат кофе файдасы турындаТагын бер кат кофе файдасы турында
Тагын бер кат кофе файдасы турында

Цукубо университетының гыйльми хезмәткәрләре тикшеренү үткәргән. 30 көн буена тычканнарга кофе составында булган тригонеллин матдәсен биргәннәр. Шуннан соң кимерүчеләрне Моррис лабиринтына керткәннәр. Нәтиҗәдә хайваннар истә калдыру сәләтләре артуын күрсәткән.
Шулай итеп, тикшеренүчеләр мәгълүматларына ярашлы, кофены даими эчү когнитив функцияләр яхшыруына китерә. Ул исә баш миендә кан әйләнешенә уңай йогынты ясый, шулай ук яңа нейроннар үсешен стимуллаштыра һәм алар арасындагы элемтәне яхшырта.
Шуңа күрә, чәйдән кофе эчүгә күчәбез, мөхтәрәм җәмәгать!

Фото:novyefoto.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас