Болар кызыклы!
9 гыйнвар 2024, 07:05

Пластик шешәләр хәвеф тудыра

Галимнәр пластик шешәләрнең кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыруын тагын бер кат раслаган.

Пластик шешәләр хәвеф тудыраПластик шешәләр хәвеф тудыра
Пластик шешәләр хәвеф тудыра
Бер литрлы шешә суда, уртача алганда, 240 мең пластик кисәкчәсе булырга мөмкин. Моны Колумбия университеты галимнәре исбатлаган.  Нанопластикның кеше өчен куркынычы шунда ки, күзгә күренмәс вак кына кисәкчәләр канга эләгергә мөмкин.
Микропластикка караганда нанопластик кеше сәламәтлеге өчен куркынычлырак. Чөнки аның кисәкчәләре үтә вак һәм шул сәбәпле алар кеше күзәнәкләренә үтеп керә, канга эләгеп органнарга зыян сала ала.
Галимнәр тикшеренүләренә  ярашлы, шешәләргә тутырылган суда озынлыгы  1 микрометрдан кимрәк нанопластик кисәкчәләре плацента аша яңа туган сабый тәненә үтеп керә ала икән. Галимнәр Американың өч җитештерүчесенең 25 литрлы шешәләрен тикшергән. Аларда 90 проценты кеше өчен куркынычлы  110 - 370 мең нанопластик кисәкчәләр табылган.
Яшәү уңайлыклары кешегә үтә кыйммәткә төшә шул...
 
Фото:comflayt.ru
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас