Болар кызыклы!
9 гыйнвар 2024, 12:44

Ничек яшәрергә?

Түбәнге Новгородта галимнәр кешеләрне 5 яшькә яшәртү ысулын тапкан.

Ничек яшәрергә?Ничек яшәрергә?
Ничек яшәрергә?
Бу хакта, Картаю биологиясе институты директоры Алексей Никонов сүзләренә сылтама белән,  Лобачевский исемендәге гыйльми-тикшеренү институты хезмәткәре Алексей Никонов белдерүенчә, моның өчен 43 кеше катнашлыгында тикшеренүләр үткәрелгән.
Тәҗрибәдә катнашучыларны 14 көнгә сәламәтләндерү шифаханәсенә озатканнар. Алар анда көн саен физкультура белән шөгыльләнгән, сулыш гимнастикалары ясаган, физиопроцедуралар үткән. Катнашучыларның туклануына аерым игътибар бүленгән: алар түбән калорияле һәм сәламәт ризык ашаган.
Ике атнадан соң галимнәр тикшеренүдә катнашучы төркем әгъзаларының биологик яшен бәяләгән. Глюкоза, канда ялкынсынулар дәрәҗәләре тикшерелгән.  Тәҗрибә нәтиҗәсендә 43 кешенең барысының да 5 яшькә  яшәрүе ачыкланган.
"Мәңгелек яшьлек элексиры һәм картлыктан дару юк һәм кайчандыр булуы да икеле. Әмма сәламәт гомер озынлыгы реаль чынбарлык", - дип раслый Алексей Никонов.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас