Болар кызыклы!
9 гыйнвар 2024, 09:38

Эт ите ашаучылар белән көрәшәләр

Көньяк Корея эт итен файдалануны тыю турындагы закон кабул иткән.

Эт ите ашаучылар белән көрәшәләрЭт ите ашаучылар белән көрәшәләр
Эт ите ашаучылар белән көрәшәләр

Хәзер этне ит өчен үстерүчеләрне 2 елга иректән мәхрүм итү яисә 20 миллион вонга кадәр штраф көтә. Ә инде маэмайны ит өчен үтерүчегә 3 елга төрмәгә утырту каралган яисә 30 миллион вон (22.8 мең доллар)штраф салыначак. Әлеге закон нормалары 3 еллык күчеш чорыннан соң башланачак диелә.
Ил хөкүмәте мәгълүматларына ярашлы, әле илдә эт үрчетү буенча 1150 ферма санала. Маэмай итеннән ясалган ашамлык сатучы 1600 ресторан эшли.
Көньяк Кореядә эт итен күбрәк өлкән яшьтәгеләр өни икән. Алар яшьтән үк маэмай итенең дәвалау сыйфатына ышана.
Ил фермерлары эт итеннән пешерелгән ризыкларны тыюга каршы булуларын даими белдерә килә. Протест белдерүчеләр акча китерүче кәсепләрен ничек тә саклап калырга тырыша. Эт үрчетүче фермерлар белән ресторан хуҗалары хөкүмәт законына аяк терәп каршылык белдерә. Алар Яңа елга кадәр эт итеннән ясалган ашамлыклар тыелган очракта Сеул урамнарына кимендә 2 миллион маэмайны чыгарып җибәрү белән янаган.
Көньяк Кореядә маэмай итеннән посинтхан ашы популяр. Ул гомерне озайта һәм ирлек сәламәтлегенә уңай йогынты ясый дип санала.
Кызганычка каршы, кешенең якын дустына карата Кореядә менә шундый караш яши. Бу яман гадәтләрен тамырыннан йолкып ата алырлармы - вакыт күрсәтер.

Фото:trip-for-the-soul.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас