Ырынбур татарлары да күптин-күп кайнар сәламнәр юллый.
– Ырынбур татарлары да бөтен ил белән бергә яңа 2024 елны
каршылый. Кибетләрдә йөреп, туганнар, дуслар өчен бүләкләр эзли. Яңа ел өстәлләре матур, мул булсын дип тә тырышалар. Гомумән, күңелләр күтәренке, ниндидер бер могҗиза көткән кебек яшибез. Ә инде Х. Ямашев исемендәге китапханә турында әйтсәк, 2023 ел безнең өчен бик уңышлы булды, алдыбызда торган планнар тормышка ашты. Гамәлдә булган биш проектның дүртесе җиңеп чыкты. Хәзер шулар өстендә эшләү бара. Алдагы ел да шундый уңышлы булсын дигән өмет белән яшибез. Барлык укучыларыбызны, милләттәшләрне киләчәк яңа ел белән котлыйбыз. Исәнлек, иминлек телибез!
Илләр тыныч булсын, бердәмлектә, татулыкта яшәргә язсын. Изге теләкләребез кабул булсын.
Тәбрикләү сәламнәре белән, Вәсилә Хәлимова, әйдәүче китапханәче.
Ырынбур шәһәренең Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә.
Фото: