Уфада "Яңа ел каникуллары. Терра Кыш" фестивале дәвам итә.
Уфада "Яңа ел каникуллары. Терра Кыш" фестивале дәвам итә. Бүген карнавал костюмнары конкурсында җиңүчеләр билгеле.
Карнавал кысаларында Уфа урамнарына сөйләшә һәм бии торган тере чыршы, индеецлар, витязьлар, мультфильм геройлары һәм хәтта Чыңгызханның оныгы чыкты. "Кәрвансарай" яныннан Совет мәйданына кадәр костюмнарда алты дистәдән артык катнашучы узды.
Яңа ел карнавал костюмнары конкурсында "Чыршыкай" костюмы белән Инна Павлова җиңүче булды. Икенче урынны Риф Янгиров («индеец») белән Альберт Сәфиуллин («йолдылы солдат») бүлештеләр. Өченче урынга – Зифа Заһитова – "Аждаһа" костюмы өчен һәм Фларид Ефимов лаек булды. Тагын алты номинациядә җиңүчеләр бүләкләнде: «Иң яхшы карнавал костюмы», «Яңа ел карнавалы ханымы», «Яңа ел карнавалы әфәндесе», «Иң яхшы этник карнавал костюмы», «Карнавалның нәни туташы» һәм «Карнавалның нәни әфәндесе».
Совет мәйданында бәйрәм күңелле концерт программасы белән дәвам итте.