Болар кызыклы!
1 гыйнвар 2024, 09:28

Кабарда-Балкардан яңа ел сәламнәре

"Горур таулар иле булган гүзәл туган ягыбызга кунакка килегез, дуслар!"

Кабарда-Балкардан яңа ел сәламнәреКабарда-Балкардан яңа ел сәламнәре
Кабарда-Балкардан яңа ел сәламнәре

 

"Горур таулар иле булган гүзәл туган ягыбызга кунакка килегез, дуслар!"

 

 

 

Кабарда-Балкар республикасында яшәүче дуслар да Яңа ел уңаеннан ихлас котлый. “Адыгэ псалъэ” гәзитеңең баш мөхәррире, Кабарда-Балкар республикасының атказанган журналисты, КБР Журналистлар Берлеге рәисе Заурбәк ҖИЛӘСЕВ:
– Яңа ел алдыннан бездә дә, башка урыннардагы кебек балалар
бакчаларында җырлы-биюле иртәлекләр, мәктәпләрдә кичәләр гөрләп тора. Һәр тарафта Яңа елга әзерлек сизелә.
Матур табыннар корыла. Яңа елга күркә, куян кебек, кемдә ни бар, кош-корт, терлек чалып табын ябалар бездә. Туасы елда бар да без көткәнчә имин булыр дип ышану белән Яңа елга әзерләнәбез.
Ислам дине буенча бездә Яңа ел ул бер чордан икенчесенә күчә торган көн буларак билгеләнә һәм Ураза, Корбан гаете кебек зур бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Балалар да, өлкәннәр дә шатлана, күңел ача, яшьләр өлкәннәр янына барып тәбрикли, сәламәтлек, шатлык, озын, бәхетле гомер телиләр. Яңа елны шатлык белән, күңелле итеп каршы алабыз. Кешеләрнең кәефләре күтәренке. Әйткәндәй, бездә хәмер кулланучылар бик сирәк очрый, яшьләр арасында юкка тиң. Гомумән, Төньяк Кавказ регионы хәмер кулланмаучы, Русиядә иң уңай күрсәткечләргә ия аек төбәк булып торабыз. Бездә яшьләр буш вакытларын спортка, мәдәнияткә багышлый.
Традиция буларак, Яңа ел алдыннан бер көнне коллектив белән җыелып, узган елга нәтиҗәләр ясыйбыз, арытаба эшне дәвам итү буенча максатлар куябыз. Киләсе 2024 ел безнең бүген “Адыгэ псалъэ” дип аталучы, кабардин телендә нәшер ителүче гәзитебезнең башлангычы – “Карахалк” чыга башлавына 100 ел тула. Иҗади эшчәнлегебез шул исем астында узачак. Дөньялар имин торса, бәйрәмен дә оештырырбыз.
Башкортстанда яшәүче дусларга, “Өмет” гәзитен укучыларга Яңа ел уңаеннан иң кайнар котлау сәламнәребезне юллыйбыз. Илләргә тынычлык, гаиләләргә тигезлек, бәхет, күркәм иҗат җимешләре, күпсанлы укучылар иман байлыгы телибез. Горур таулар иле булган гүзәл туган ягыбызга кунакка килегез, дуслар! 

Фотосурәттә: беркайчан да туңмый торган Түбән Зәңгәр күл.

Кабарда-Балкардан яңа ел сәламнәре
Кабарда-Балкардан яңа ел сәламнәре
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас