

! Чыршы 500 елга кадәр яши ала. Кәүсәсе картаеп черегәч, агач яңа тамыр җибәрә. Яңа кәүсә шушы ук ДНКга ия, димәк, ул шушы ук чыршы организмы булып санала. Безнең илдә иң карт чыршылар - 400 яшьтә.
! Бер чыршы күркәсендә 200 орлык санала. Белгечләр исәпләвенчә, бер гектар сәламәт чыршы урманында ел саен гомум авырлыгы 25 килограммга җиткән 5 миллионга кадәр орлык сибелә.
! Лимон һәм апельсинга караганда чыршы ылысында С витамины 6 тапкырга күбрәк. Яшь ылыслары башка файдалы матдәләргә дә бай. Мәсәлән, нараттан ясалган бер стакан эчемлек витаминнарга байлыгы ягыннан томат сутыннан калышмый.
! Бер кубометр чыршыдан 600 костюм, 4 мең пар оек яисә 1500 метр ясалма ефәк тукыма җитештерергә мөмкин. Беренче агач материал- Шардонне ефәге - 1884 елда пәйда булган. Аны җитештерү өчен химиклар целлюлоза файдалана. 1892 елда нигезендә шул ук целлюлоза булган вискоза уйлап табылган.
! Русиянең 12 процент мәйданында чыршы үсә. Аның төп өлешләре Рус тигезлегендә (Европа тайгасының ландшафтын формалаштыра), шулай ук Уралда, Приморьеда , Хабаровск краенда тупланган.
! Ауган чыршы 20-30 елга кадәр чери.
! 9550 яшь - чыршының яшәү дәвамлылыгының абсолют рекорды. Бу карт чыршы Швециядә Фулуфьеллет тавында үсә. Аның 4 метрлы кәүсәсе яшь, ләкин аның тамырларына ясалган углерод анализы бу агачның җирне безнең эрага кадәр якынча 7550 елда тишеп чыкканын күрсәткән. Ул вакытта кешелек дөньясы язуның ни икәнен дә белмәгән. Бу чыршы янында 8 мең яшьлекләре үсә.
!Русиядә чыршы агачы запасы 11 млрд. квадрат метр тәшкил итә. Аның күп өлеше целлюлоза-кәгазь сәнәгатендә файдаланыла. Чыршыдан иң яхшы сортлы кәгаз җитештерелә: чөнки яфраклы агачларга караганда аның җепселләре озынрак, алар җиңел кушыла һәм нәтиҗәдә бу кәгазьгә чыдамлык бирә.
Фото: pokayadoma.ru