Болар кызыклы!
27 декабрь 2023, 11:40

Сусыз кер юыламы?

   Космоска оча торган кораб уйлап тапкан кешедән дә бигрәк, автомат кер юу машинасы уйлап кешегә ел саен Нобель премиясе бирер идем мин.

Сусыз кер юыламы?Сусыз кер юыламы?
Сусыз кер юыламы?

   Космоска оча торган кораб уйлап тапкан кешедән дә бигрәк, автомат кер юу машинасы уйлап кешегә ел саен Нобель премиясе бирер идем мин.

   Бүгенге автомат-кер юу машиналары бик күп функцияләргә ия: алар төрле программалар буенча чиста итеп юа, чайката, үзләре сыга һәм үзләре үк киптерә дә әле. Тик моның өчен фәләнчә су һәм электр энергиясе генә кирәк.

   Ә менә Британия галимнәре нибары 1 стакан (!) су белән кер юа торган машина уйлап тапканнар. Кердәге пычракны күп кулланылышлы пластик гранулалар бетерә икән ул машинада. Бу ысулны куллану миллиардлап литр суны янга калдырырга мөмкинлекләр ача. Яңа машиналар хәзерге без кулланган  су һәм электр энергиясенең нибары 2 процентын гына сарыф итәчәк.

   Яңа ысулның нигезендәге берничә мең пластик гранула бер стакан су, порошок һәм кер белән бергә барабанга салына. Искиткеч йоту сәләтенә ия булган бөртекләрне йөз тапкыр кулланырга мөмкин, ди. Ул хәтта кофе һәм иннек тапларын да яхшы бетерә.

   Яңа машина суны гына түгел, электр энергиясен дә янга калдыра. Ә киемнәр чистарып кына түгел, яртылаш кибеп тә чыга.

   Фото: sport24.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас