

Үзегезнең төшләрегезгә аерым игътибар бирегез: алар еш кына күрәзә булырга мөмкин;
Күлмәк яки чалбар кесәсенә эре акча салыгыз: шул чакта ел сезнең өчен керемле булыр;
Яңа елны сары, коңгырт яки шуңа якын төсмерләрдәге кием киеп каршылагыз. Бу керем һәм күңелле вакыйгаларны үзенә тартып тора, диләр;
Яңа ел костюмында бер генә булса да яңа әйбер булырга тиеш, киләсе ел файдалы сатып алуларга бай булачак;
Яңа ел төнен гаилә әгъзалары белән каршы алыгыз. Юкка гына яңа елны кем белән каршыласаң, шуның белән үткәрәсең дип әйтмиләр.
Тагын бер сынамыш бар: гаилә мөнәсәбәтләрендә тынычлык һәм гармонияне көйләү өчен өстәлнең һәр аягын җеп белән бәйләп чыгарга кирәк.
Табигый материалдан эшләнгән бүләкләргә өстенлек бирегез. Бу сезне әйләндереп алган файдасыз һәм меркантиль кешеләрдән коткарыр.
Ә менә бәйрәм алдыннан бурычка акча алма һәм әйберләрне арендага бирмә.
Кояш батканнан соң өй җыештырма, кичен чүп чыгарма.