

“Нур” театры балалар студиясенең татар төркеме Чыршы бәйрәменә җыелды.
Кичә, 25 декабрьдә, “Нур” театры балалар студиясенең татар төркеме Чыршы бәйрәменә җыелды. Чара театр фойесында башланды. Төркемнең кураторы һәм бәйрәмне оештыручы Айгөл Юлъякшина әти-әниләрне һәм балаларны тәбрикләде, 2023 елның йомгакларын билгеләде. Арытаба студиячеләр әти-әниләренә һәм кунакларга бүләк итеп татарча җырлар һәм шигырьләр башкарды.
Балаларны котларга Кыш бабай килде, ул студия педагогы Лилия Таҗетдинова белән бергә уеннар уйнатты, бүләкләр таратты.
Бәйрәм уңаеннан чәй табыны оештырылды. Анда баянчы Салават Әхсәнов, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы вәкиле Римма Әминова, студияче кызның картәнисе Гөлзимә Гарипова бәйрәм итүчеләрне милли моңнар, татар халык җырлары белән сөендерде, ә биюләргә һәм җырларга балалар һәм барлык ата-аналар кушылды.
Бүгенге көндә сирәк күренеш булган парлап уйнап биюләрне “Роксана” радиосы алып баручысы Айгөл Хәлиулина оештырды.
Әйткәндәй, чарага студиянең элекке тәрбияләнүчеләре дә килгән иде. Ниндидер сәбәпләр белән студиягә йөрүне туктатсалар да, балалар арасында дуслык җепләре әле дә көчле.
Бәйрәм ахырында студия җитәкчесе Ленария Хаҗиева чараны оештыруда катнашкан һәр кешегә хөрмәтен белдереп, Яңа ел һәм Нардуган бәйрәме белән тәбрикләде, татар төркеменә арытаба да үсеш теләде.