Болар кызыклы!
24 декабрь 2023, 09:59

Ерактагы якын кардәшләр

«Токмачлы аш – табын күрке».

Ерактагы якын кардәшләрЕрактагы якын кардәшләр
Ерактагы якын кардәшләр

«Токмачлы аш – табын күрке».

 

Төмән өлкәсенең ике күрше - Рауды һәм Кулик авыл хатын-кызлары өчен беренче тапкыр «Токмач шоу-2023» милли бәйге оештырылган. Аны Аслана күчмә мәдәният хезмәткәрләре Рауды авылы клубы хезмәткәрләре белән берлектә оештырганнар.

Бәйрәм бәйгесен китапханәче Ләйлә Уразова белән Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәре Диана Алиева алып барган.

Бәйгедә катнашучылар алдында тиз вакыт эчендә токмачны тигез һәм бик нечкә итеп кисү бурычы торган. Татар кухнясының төп һәм яраткан ризыкларының берсен әзерләүче Рауды авыл ветераннары лидеры Саҗидә Йосыпова токмач кисүнең сере белән бүлешеп, камыр әзерләгәндә һәм аны кискәндә сөйләшмичә һәм барысын да зур теләк, яхшы уйлар, догалар белән башкарырга кирәклеген әйтә.

Икенче катнашучы - Зәйтүнә Корманова токмачны нәзек һәм матур итеп кисеп, үзенең осталыгын кабат дәлилләгән. Токмачы барлык кагыйдәләргә туры килеп әзерләнгән Нурия Сәйфетдинова оештыручыларга татар мирасын популярлаштырганнары өчен рәхмәт белдергән.

Барлык катнашучылар да тырышлыклары, уңганлыклары өчен татлы бүләкләргә, дипломнарга, һәм дә авылдашларының көчле алкышларына, мактау сүзләренә ия булган.

Ярышлар барган арада мобилизацияләнгән егетнең әнисе Гөлфинур Алиева сарык итеннән шулпа әзерләгән,  башкарылган эшләргә жюри бәя биргәннән соң, токмачны әлеге шулпага салдылар.

Узган бәйге турында оештыручы Ильяс Бакиев: «Ялутор районында «Токмач шоу» милли конкурсы беренче тапкыр уздырылды, әмма бу соңгысы булмас, аны даими уздырырга ниятлибез. Киләчәктә инде яшь хуҗабикәләрне һәм хәтта мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә планлаштырабыз», - ди.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас