Болар кызыклы!
22 декабрь 2023, 15:03

Ясалма яңгыр яудыралар

Һава торышы белән манипуляцияләр куркыныч дип кисәтә экологлар.

Ясалма яңгыр яудыраларЯсалма яңгыр яудыралар
Ясалма яңгыр яудыралар
Пакистанда атмосфера пычрануына каршы көрәшү өчен һава торышы белән эш итә башлаганнар. Пәнҗәб провинциясе властьлары ясалма яңгыр яудыра башлаган.
Лахор шәһәренең  ун районында һава сыйфатын яхшырту өчен көмеш йодидын сиптергәннәр. Сезонга карап төрле матдәләр сиптерәләр икән. Җәй мәлендә су кушылган тоз файдаланалар. Бу матдә томан барлыкка китерә, томан болытларга кушылып яңгыр китерә. Пакистанлылар "болыт барлыкка китерү" серен Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Кытай һәм Һиндстаннан өйрәнгәннәр.
Һава торышы белән манипуляцияләр куркыныч дип кисәтә экологлар. Атмосферага артык күп ят матдәләр сиптерү койма яңгырларга һәм боз  явуга китерүе мөмкин. Ясалма яңгыр проблеманы вакытлыча гына чишә дип саныйлар Халыкара табигатьне саклау союзында. Мондый ысул коры һава торышына китерергә һәм төтен белән хәлләрне кискенләштерергә мөмкин. Аның урнына предприятиеләр, транспорт эшчәнлекләреннән һәм калдык-постыкларны яндырудан бүленеп чыккан зарарлы калдыкларны киметүгә игътибар бүләргә кирәк дип саный белгечләр.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас