Болар кызыклы!
22 декабрь 2023, 08:35

Казан-Питер арасы, барасы да барасы...

Питер белән Казан арасында түләүле юл ачылды.

Казан-Питер арасы,  		барасы да барасы...Казан-Питер арасы,  		барасы да барасы...
Казан-Питер арасы, барасы да барасы...

Бу көннәрдә Питер белән Казан арасында түләүле юл ачылды. Ике арадагы юл 14 сәгать вакытны ала. Юлның гомум озынлыгы 1500 чакрым тәшкил итә.
Питердан Казан ягына килгәндә башта М-11 трассасына чыгарга. 721 километр ара үткән өчен 2400 сум түләргә туры киләчәк. Юлга 8 сәгать вакыт китәчәк.
МКАД юлы белән барганнан соң водительләр М-12 трассасына чыга. 811 километр юл 6,5 сәгатьтә үтелә. Юлның бу өлешен үтү 4800 сумга төшәчәк.
Питердан Казанга кадәр түләүле юл җәмгысе 7 мең сумга төшәчәк.
Яңа М-12 трассасында күпфункцияле 18 зона эшли. Аларда уңайлы парковкалар, АЗСлар, кафе, спорт һәм балалар мәйданнары, йорт хайваннарын йөртү урыннары, автобуслар инфраструктуралары, хәтта коену һәм кер юу бүлмәләре булдырылган.

Фото:autonews.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас