

Бөек Британиядә моннан 103 ел элек җитештерелгән ясалма чыршыны аукционда 4 мең доллардан артык хакка сатканнар.
25 ботаклы ясалма агачның биеклеге 76 сантиметр, аны дөньядагы иң тыйнак бәйрәм чыршысы дип атаганнар.
Ясалма чыршы моннан күп еллар элек Бөек Британиянең Лестершир графлыгында яшәүче Грант гаиләсенеке булган. Аны 8 яшьлек Доротига бүләк иткәннәр. Дороти аны гомере ахырына кадәр (ул 101 яшькә кадәр яшәгән) яңа елга бизәп куйган. Әби үлгәннән соң аның 84 яшьлек кызы чыршыны сатуга куйган.
Бүгенге көндә бу чыршы коллекционерларда зур кызыксыну уяткан.
Фото: @hansons_auctioneers