

Хәзер бае- ярлысы дигәндәй, "Тик-Ток"та утыра бит инде. Анда кемдер мактана, кемдер зарлана. Зарлана дигәннән, ярлылар гына зарлана дип уйламыйк әле, байларның да үз зарлары була икән. Әнә Дубайда яшәүче Җамал исемле миллионер хатыны Соуди "Тик-Ток"та черек бай белән яшәү минусларына зар кылган.
Соуди фикеренчә, миллионер хатыны булу - ул авыр йөк һәм ул бик нык алҗыта. Мисалга ул асылташлар белән бизәлгән данлыклы брендлы туфлиләрен, кыйммәтле тунын һәм кичке затлы күлмәген күрсәткән. "Асылташлы туфлиләр киеп йөрү аякларны авырттыра. Шулкадәр күп акчаны сарыф итү кыен һәм кичәләрдә яхшылардан- яхшысы булу бик-бик тә авыр", ди иркә хатын.
Соуди үзен маникюр салонында да төшергән. Анда ул рестораннан махсус заказ белән китерелгән суши тәлинкәсен күрсәтә. "Камиллек хакына өчәр сәгат вакытны салонда үткәрү һәм мишлен ашамлыкларын ашарга аппетит булсын өчен ач тору бик кыен", -дип дәвам иткән аһ-зарын байбичә. Ул шулай ук ире һәм аның гаиләсен кайгырту, ирең белән көтелмәгән сәфәрләргә чыгарга һәм зиннәтле кунакханәләрдә тукталырга һәрвакыт әзер торуны да тормыш авырлыкларына тиңләгән.
Байлар да елый диләр. Дөрестер. Ләкин ныграгы туеп сикерүдән түгел микән?! Ә сез ничек уйлыйсыз?
Фото:emilia-spanish.ru