

Ә безгә кайчан килә?
Кыш бабай поездын каршы алырга 13 меңнән артык кеше килгән.
Әйе, Уфада тукталыш ясаган бу күңелле поездны каршы алып, артистлар һәм аниматорлар ярдәмендә чып-чын бәйрәм оештырылган. Станциянең беренче платформасында Кыш бабай почтасы, төньяк сувенирлары куелган вагон-кибет эшләгән, вагон-ресторанда төньяк ризыкларын тәкъдим иткәннәр. Ә ул вакытта вокзалның икенче катында яңа ел сувенирларын ясау буенча осталык сәгатьләре үткән.
Бу социаль программа билет алган кешеләр өчен оештырылган. Аның кысаларында уеннарда, квестта катнашу, Кыш бабай белән аралашу, яңа ел бүләкләрен һәм открыткаларын озату мөмкинлеге тудырылган.
Әйткәндәй, Мөхәммәт тауга бармаса, тау үзе килә, диләрме әле. Кыш бабай 2021 елда беренче тапкыр, Великий Устюгка барып җитә алмаган балаларын күрер өчен, үзе юлга чыккан иде. Быел өченче ел сәфәр кыла ул. Шул арада аның белән 150 шәһәребездә 900 меңнән артык кеше күрешеп өлгергән. Быел Кыш бабай 11 ноябрьдә юлга чыкты. Бу программаны “РЖД” акционерлар җәмгыяте оештырды. Ул 64 көн дәвам итә һәм 2024 елның 13 гыйнварында Великий Устюгта тәмамланачак. Шул вакыт аралыгында поезд 80 шәһәрдә тукталыш ясый-ясый, 32 мең чакрымнан артык юл үтәр.
Ә башка балаларга бүләкләр белән Кыш бабай кабат киләме?..
Алсу Гәрәева.