

Кытай календаре буенча, Яңа 2024 ел — яшел агач Аждаһа елы.
Ул — үсү һәм чәчәк ату символы. Яшел төс яшәешне, үсешне һәм яңарышны тасвирлый, ә агач тотрыклылыкны, көчне һәм ныклыкны гәүдәләндерә. Димәк яшел Аждаһа елы тормышта уңай үзгәрешләр вәгъдә итә.
Аждаһа, еш кына борынгы белемнәрне һәм хәзинәләрне саклаучы көчле җан иясе буларак, хакимлек, зирәклек символы да булып тора. Димәк, Яңа елда бездән тәвәккәл гамәлләр, акыллы фикерләр көтелә.
Кытайда Аждаһага көмеш һәм алтын ялтыравы бик ошый, дип ышаналар. Шуңа күрә Яңа ел каршылаганда, бу төсләрдәге киемнәр бик тә урынлы булачак. Шулай ук ак, сары яки кызыл төсләр дә — отышлы вариант.
Аждаһа елында туганнарга яшел төсмерләрдән баш тарту яхшырак, дип санала. Зәңгәр төсләрне исә быелгы Аждаһа, гомумән, яратмый.