Болар кызыклы!
17 декабрь 2023, 07:10

Чыршыны дөрес бизәдегезме?

Ә сез чыршы һәм аны бизәү турында нәрсәләр беләсез?

Чыршыны дөрес бизәдегезме?Чыршыны дөрес бизәдегезме?
Чыршыны дөрес бизәдегезме?

*Яшел ылыслы агачлар электән үк үлемсезлек билгесе булып саналган. Шуңа күрә ел башы символы итеп  нәкъ чыршы һәм нарат агачлары сайланган.

* Русиядә Яңа ел бәйрәмендә беренче чыршыларны алма, кәнфитләр белән бизәп сата торган булганнар.

*1840 еллардан башлап чыршыны өйдә куя башлаганнар. Беренче булып аны Петербургта яшәүче немецлар бүлмәгә алып кергән.

*Чыршы уенчыгының тарихы 1513 елда немец галиме Мартин Лютердан башланган дип санала. Ул урамнан кайтып барганда йолдызлар тулы күк йөзен һәм чыршы очларындагы якты утларга сокланып туя алмый. Өенә кайткач ул бер кечкенә чыршыны шәмнәр белән бизи һәм баш очына йолдыз куя.

*XIX гасырда бу гадәт инде Англия, Австрия, Чехия һәм башка илләрдә киң тарала. Ком оныннан пешерелгән уенчыкларны аеруча яратып эшлиләр.

*XX гасыр башында Русиядә чыршы уенчыкларын Клин шәһәрендә эшли башлыйлар. Дару җиһазлары заводында беренче тапкыр пыяладан шарлар һәм мәрҗәннәр өреп ясыйлар. Түбән Новгород шулай ук чыршы уенчыгы һөнәрчелеген үстергән шәһәр булып санала.

*Пыяладан тыш уенчыкларны катыргыдандә ясаганнар. Шулай ук революциягә кадәр кәгазь битле курчакларга тукымадан кием ясап чыршыга элгәннәр. Соңрак фарфор һәм мамык уенчылар да барлыкка килгән.

Чыршылар тарихи чорга карап та бизәлә. Мәсәлән, сугыш елларында бәйрәм агачына «солдат», «танк», «санитар-этләр» һ.б. эленгән.

*1892 елда Америка инженеры Томас Эдисон һәм аның ярдәмчесе Эдвард Джонсон кечкенә лампалардан беренче гирлянда ясыйлар. Шул көннән башлап, өй түрендәге чыршыга уенчыклар белән беррәттән гирлянда элү дә гадәти күренеш.

 

*Иң кыйммәтле Яңа ел чыршысын исә 2010 елда Әбу-Дабидагы бер премиум-кунакханәдә урнаштырганнар. Аның бәясе 11 миллион сумны тәш иткән. Әлбәттә, агачның үз бәясе түгел. Аңа эленгән уенчыклар арасында асылташлар, алтын белән бизәлгәннәре булмаган.

 

*Бүгенге заманда һәркем чыршыны үзе теләгәнчә бизи. Шулай да Яңа ел бәхет алып килсен дисәгез, кайбер уенчыкларны чыршыга элмәү хәерлерәк икән.

Мәсәлән, тонык төсле уенчыклар бик матур булса да аларны элергә кирәкми. Алар негатив энергия тарата. Ә менә көзгедәй тирә-якны чагылдырган уенчыклар барлык негативны “йота”. Ялтырап торган пыяла уенчыклар өйне яхшы, чиста энергия белән тулыландыра.

*Мода артыннан куып, караңгы төстәге уенчыклар да элмәгез. Чагу, якты төсле шарлар, уенчыклар белән бизәлгән чыршы кәефне күтәрә.

*Һәркемнең балачагыннан яраткан, озак еллар чыршыга эленеп килгән уенчыгы бардыр. Ләкин ул яхшы сакланганмы соң? Әгәр чатнаган, сыдырылган, бераз ватыла-кителә башлаган җире бар икән ­- ташлагыз. Мондый уенчыкка Яңа ел чыршысында урын юк.

 

Фото: pokayadoma.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас