

Кемдә тагын "Кош өмәсе" үткәне бар? Юктыр?!.
“Безнең Урзайбаш авылы быел “Аек авыл” конкурсында катнашып икенче урын яулады. Ярышта катнашкан һәркемне җиңүгә өмет дәртләндерә бит. Без дә бу эшкә бик җитди тотындык.
Ярыш кысаларында күп чаралар оештырдык. Аерым атап үткәндә, “Каз өмәсе”, “Кош өмәсе”н зурлап уздырдык. Кәбестә тозлау, тәбикмәк пешерү буенча осталык сәгатьләре оештырдык.
Тәбикмәк пешерергә уңган хуҗабикә Шамамова Әслә йортына җыелсак, Гыймалетдинова Леналарда кәбестә тозларга өйрәндек. Шул ук йортта узган “Каз өмәсе” зурдан кубып, фольклор бәйрәм итеп оештырылды. “Кош өмәсе” исә “Аек авыл” конкурсына атап махсус уздырылды”, –дип хәбәр итте безгә Урзайбаш авылы клубы мөдире Лена апа Гыймалетдинова. Аны мәгънәсе шунда ки, Лена апалар гаиләсе быел 100 бройлер, 15 үрдәк үстергән. Ә ул сандагы кош-кортны бик тырыш кешеләр генә үстерә, әмма ялгыз эш итеп кую, җитмәсә, бөтен авыл чараларын оештыруны үз өстенә алган кешегә бик мәшәкатьле. Авылда абруйлы, хөрмәттә булган кешеләргә өмәгә дә теләп киләләр бит. Шулай итеп, безнең матур традициябез дә тергезелгән, өмә үткән.
Бу гаилә танылган пима басучылар да. Шуның буенча да мастер- класслар уздырдылар. Җиде чатлы курайны киезгә кидереп куйган осталыкны балалар да беренчегә күрде. Лиза Шәрифҗан кызы курчак пималары да ясаган. Аларны инде укучылар аеруча кызыксынып карады. Балалар белән кыш та, җәй көне дә даими шөгыльләнәбез. “Әниләр көне”нә конкурс игълан иттек. Һәр бала сурәте аша әниләренә сөю белдерде. Конкурс җанлы узды, “Дуслык” җиңде, барысы да бик матур итеп сурәтләр ясаганнар иде. Киләсе ел билгесе төшкән календарьләр дә бүләк иткәч, сабыйлар тагын да сөенде.
Үсеп килүче буынның сәламәт булуын телибез, шуңа күрә кыш көне дә хәрәктәле уеннар оештырабыз. Кышкы футбол иң җанлы уеннарның берсе булса, шар кабартып алып чыгып, тышта алар белән төрле уеннар оештырабыз, эстафеталар үтә. Балалар белән эшчәнлекне физкультура укытучысы Рима Сабур кызы Хафизова белән тыгыз бәйләнештә, киңәшләшеп оештырабыз. Бу эшләр барысы да клуб мәйданында үтә.
Карлар яуды, инде чана шуа башладык. Иганәчебез Азат Габдрахманов термопот бүләк итте. Уйнап кергәч, балалар кайнар чәй эчә хәзер. СВОдан кайткан егетләребез дә аларның мавыгуларын күреп, печеньелар, тәмле күчтәнәчләр алып бирделәр.
“Ак ладья” клубы даими эшли . Балалар шахмат, шашка уйнарга өйрәнәләр. “Оста куллар” түгәрәгенә теләп йөрүчеләр арта, билгеле, нәтиҗәләр дә күзгә күренә.
Бүгенге көндә, халык үтенече буенча авыл музеен тергезеп йөрибез. Ул шимбә көннәрендә эшләячәк.
Хөрмәтле авылдашларыбыз Рәйсә апа белән Тәлгать абый Зариповларның парлы гомер итүенә 50 ел тулды. Бу уңайдан да истәлекле чара оештырдык. Земфира Сибәгатуллина аны әзерләүдә күп тырышлык салды, матур итеп алып барды, җырлар бүләк итте. Матди яктан авыл старостасы Роберт Зиннәтуллин ярдәм итте. “Алтын гаилә”не авыл хакимияте рәисе Альберт Марат улы да тәбрикләде.
Элекке мәктәп коллективы укытучылары да, хаклы ялда булсалар да, һәр чарада актив катнашалар. Әниләр көне бик ямьле үтте. Анда матди яктан Резеда Фәйрушина ярдәм итте. Уллары СВОда булган әниләргә аерым хөрмәт бездә. Егетләребез ялга кайтканда да җыелып, тантаналы шартларда каршы алабыз, кадерләп озатабыз.
Югары белемле остазыбыз Фәргать Фатыйх улы дин сабаклары уздыра. Һәр чәршәмбе саен укырга йөриләр, авылдашларыбыз дүртенче ай инде сабак алалар. Халык чараларга активрак кушыла башлады, яхшылыкка тартылалар. Шуларны уйлыйсың да, авылыбыз “Аек авыл” булырга лаек, дибез. Чөнки бүгенге көн белән генә түгел, киләчәкне уйлап эшлибез. Безнең авыл шул исемгә лаек булыр дип ышанабыз, хәмер кулланучылар күзгә күренеп кими, – ди Лена апа.
Әле “Каурый өмәсе”нә әзерлек бара икән Урзайбашта. Максатлары районда узачак фольклориада конкурсында катнашырга, насыйп булса, җиңәргә! Алдагы көннәрдә шул каурыйлар кебек төрле якка сибелгән сәләтле авылдашларын җыеп, авыл өчен бәйрәм оештырырга уйлары бар. Булыр, Ин шәә Алла, булсын. Әйткәндәй, Лена апа шушы көннәрдә 65 яшен тутырды. Армас-талмас, авылның киләчәге өчен күңелен биреп эшләүче гүзәл затыбызга ныклы сәламәтлек телибез.