Болар кызыклы!
15 декабрь 2023, 04:55

Конституцияне күккә очырганнар

Сез моңа ышанасызмы?

gdekartinki.rugdekartinki.ru
gdekartinki.ru

Быел Русия Федерациясе конституциясен кабул итүгә – 30 ел. Конституция – дәүләтнең төп кануны. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Ул барлык законнарның мәгънәсен, эчтәлеген ача.

Шул уңайдан илнең Төп законына бәйле кызыклы фактларны искә төшерергә булдык. 

Ил Конституциясенең экземплярларын ике тапкыр космоска җибәрәләр. Беренче документ 1999 елда “Мир” орбита станциясендә була. Аны космоска җибәрүләрен космонавт Сергей Авдеев сорый. Чөнки ул очыш вакытында юридик белем алырга әзерләнгән була. Икенче тапкыр Конституция Халыкара космик станция бортына 2005 елда эләгә. Илнең Төп законы космоста барлыгы 329 көн була.

Кремельдә президент хакимияте китапханәсендә Конституциянең аерым бер экземпляры саклана. Аның тышлыгы варан кәлтәсенең тиресеннән эшләнгән, кызыл төскә буялган, ә тышына Русиянең көмештән эшләнгән ясалма гербы урнаштырылган. Бу нөсхә дәүләт башлыгының инаугурациясендә кулланыла. 1996 елдан 2000 елга кадәр ул властьның рәсми символы булды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас