Болар кызыклы!
15 декабрь 2023, 05:59

Кайсысы Кыш бабай, ә кайсысы Санта?

Чыннан да аларны ничек аерырга соң?

Кайсысы Кыш бабай, ә кайсысы Санта?Кайсысы Кыш бабай, ә кайсысы Санта?
Кайсысы Кыш бабай, ә кайсысы Санта?

Безнең тормышка уенчыклар, бүләкләр, кино, мультфильм һәм открыткалар аша Санта Клаус шулкадәр нык үтеп керде ки, бүген кайсы Кыш бабай, ә кайсы Санта икәнен белмәүчеләр бар.  

Чыннан да аларны ничек аерырга соң?

Кыш бабай кашларына кадәр төшеп торган зур купшы башлык кия, ә Санта Клаус - помпонлы башлык.

Кыш бабайның өстендә озын кызыл, зәңгәр я булмаса ак төстәге тун. Ул гадәттә кар бөртекләре белән бизәлгән була. Билендә – кушап. Ә Санта бары тик кызыл куртка һәм кызыл ыштаннан йөри. Билендә, дөресрәге зур корсагының өстендә, күн кара каешы бар.

Кыш бабайның сакалы ап-ак һәм озын. Санта Клаусныкы исә кыска гына, әмма куе.

Кыш бабайның тылсымлы таягы очында түгәрәге бар. Санта Клаус бик таяк белән йөрми, шулай да аның да кәкре башлы таягы бар.

Безнең Кыш бабай җылы киенә – аның аягында пима. Ә Сантаның аякларында кара итек.

Кыш бабай урманнардан җилдереп узар өчен ат җиңеп йөри. Гадәттә биеп торган өч ат! Ә Санта Клаус боланнар җигелгән чанада очып йөри.  

Кыш бабай бүләкләрне купшы итеп бизәлгән Чыршы астында калдырса, Санта Клаус мич яки камин өстенә тезелгән оекбашларга салып чыга.

Һәм иң зур аерма: Кыш бабай янында һәрвакыт аның ярдәмчесе, оныгы  Карсылуы бар! Санта гадәттә үзе генә йөри. Шуңа да һәр өйдә аңа сөт белән печенье әзерләп куялар. Ул шуларны капкалашытып чыга.

Хәер, Кыш бабай да капкалаштыра... Ләкин инде монысы бөтенләй икенче әкияттән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас