

Баш авырту һәм туктаусыз иснәү - түбән эш сәләте һәм йокымсырау - бинаның начар җилләтелүе сәбәпле кислородка туенмау билгеләре булырга мөмкин. Шулай дип раслый табиблар.
Җилләтелмәгән бинада метан, альдегид һәм аммиак туплана. Боларның барысы да кеше өчен үтә зарарлы: алар кешедә алҗыганлык, йокымсырау тойгысы тудыра, эш сәләте начарая.
Экспертлар раславынча, саф һава организмга хәл кертә. Яшәгән бүлмәне җилләтү начар исләрдән котылырга булыша, ә кислород үпкәләрнең тулы кыйммәтле эшчәнлегенә булыша.
Без биналарны җилләтеп тирә-як мохитне микроблардан, вируслардан, инфекция чыгаручылардан, шулай ук тузан һәм күгәрекләрдән тазартабыз. Бу берничә буын әгъзасы яшәгән гаиләләр өчен аеруча актуаль ди табиблар.
Белгечләр раславынча, суык булуга карамастан, кышын да тәрәзәләрне ачып бүлмәләрне җилләтеп алырга кирәк. Бу сәламәтлек өчен үтә мөһим процедура, чөнки җилләтелмәгән бүлмәдә кеше үзен тукмалган күк хис итә. Иртән аның башы авырта һәм салкын тию билгеләре күзәтелә. Моның тынчу бүлмәдә озак торуга бәйле булуы мөмкин.
Фото:fotokto.ru