Болар кызыклы!
14 декабрь 2023, 09:00

Ралинә – Казахстан “Голос”ында

Остазлар аны ишеттеме?

Ралинә  –  Казахстан “Голос”ындаРалинә  –  Казахстан “Голос”ында
Ралинә – Казахстан “Голос”ында

Остазлар аны ишеттеме?

 

Бишенче сыйныфта укучы Казан кызы Ралинә Ибраева «Голос. Дети. Казахстан» («Qazaqstan Даусы. Балалар») проектында катнашты.

Анда ул Габдулла Тукай шигыренә язылган “Туган тел” җырын саф татарча  башкарды.

“Сукыр тыңлау” да утырган 4 остаз да җырның татарча җырлануын аңладылар һәм бер-бер артлы җырчы кызга йөз белән борылдылар.

Ралинә остазы итеп казах җырчысы, Ninety One төркеме җырчысы Алемны сайлады.

Ралинә, шулай итеп, «Голос»ның Казахстан версиясендә катнашуын дәвам итә.

 «Мин үземнең вокал осталыгымны үстерү өчен генә түгел, ә Татарстанны таныту өчен дә килдем. Безнең мәдәниятне һәм сәләтебезне башка илләрдә дә күрергә, белергә тиешләр», -– ди Ралинә Ибраева.

Былтыр Ралинә Русиянең  9нчы сезон «Голос. Дети» проектында катншып,  Егор Крид командасына эләккән иде.

Бер ел элек “Яңа дулкын балалары” Балалар Евровидениесенең милли сайлап алу финалисткасы булган иде.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас