Болар кызыклы!
13 декабрь 2023, 12:52

Мәзәкләр

– Хатын, телевизорны сүндер әле.

МәзәкләрМәзәкләр
Мәзәкләр
Винни-Пух – Пятачокка:
– Әй, чучка танау, кил әле монда, хәзер мин синең иманыңны өшкерәм! Кичә син миңа нәрсә бүләк иттең?
– Кәрәзле телефон.
– Нинди кәрәзле?! Кичә мин анда ике сәгать буе казындым, бернинди кәрәз дә, бал да юк!
* * *
– Нигә сөмсерең коелды?
– Әйтергә дә оят... Мин төнлә астыма пес итәм.
– Ә син психотерапевтка күрен, ул сине бик тиз дәвалаячак.
Бер айдан соң.
– Менә бит, хәзер кыяфәтең бөтенләй икенче! Сизеп торам, психотерапевт сине кеше иткән.
– Әйе. Хәзер мин астыма пес итүем белән горурланам!
* * *
Йокылы-уяулы ире – хатынына:
– Хатын, телевизорны сүндер әле.
– Шыпырт кына утыр, без кинотеатрда.
* * *
– Кичә минем паспортымны һәм ботинкамны урладылар.
– Полициягә бардыңмы соң?
– Бардым, алар булып чыкмады.
* * *
Түше орден планкалары белән капланган бер бабай собеста аяк терәп пенсиясен арттыруларын таләп итә. Аңа игътибар итүче кеше юк. Бабай тавышын күтәрә төшә:
– Бик беләсегез килсә, мин Куликово сугышында гына катнашмадым!
Бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенмәгән чиновник кәгазьләрдән башын күтәрмичә генә:
– Ә ник катнашмадыгыз?
Тынлык. Чират көтеп утыручыларның берсе:
– Дезертирдыр, мөгаен.
* * *
Урыс теле укытучысы сөйләшә торган тутый кош сатып ала һәм икенче көнне аны зоокибеткә кире алып килә:
– Сезнең бу тутыегыз коточкыч сүзләр сөйли!
– Булмас! Без беркайчан да аның сүгенгәнен ишетмәдек.
– Сез мине дөрес аңламадыгыз: ул кайбер фигыльләрне дөрес төрләндерми.
 
"КАДБ" сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас