

Vivos Америка компаниясе ахырзаманны кичерергә булышачак дип саналган җир асты шәһәре төзегән.
Ун мең кеше сыешлы гаять зур яшеренү урыны Американың Көньяк Дакота штаты тауларындагы элеккеге хәрби база урынында төзелгән. Моңардан кечерәк зурлыктагы яшеренү урыны Индиана штатында ачылган. Тагын да бер шундый яшеренү урыны Германиядә төзелә икән.
Яшеренү урыннарын сатып алучылар көнләп түгел, сәгатьләп арта ди. Бункерда урын бәясе - 200 процентка, ә урын сатулар 300 процентка арткан.
Компания раславынча, яшеренү урыннары кимендә бер ел буена җир өсте элемтәсез автоном эшкә исәпләнгән. Көньяк Дакота бункерындагы бер урын 55 мең доллар (5 млн. сумга якын) тора. Индианада урын "арзанрак" - 35 мең доллар (3,2 млн. сум). Шунысы кызыклы, дефицит дип саналган белгечлеккә ия булучыларга ташлама каралган.
Ахырзаманда, тау-ташлар актарылып, җирләр тетелгәндә беркемнең дә котылып кала алмаячагын белмиләр, бугай, болар...
Фото:mavink.com