

Озын гомерле кешеләрнең яшен тикшерүче LongeviQuest оешмасы дөньядагы иң карт хатын-кыз - 119 яшьлек Канэ Танакиның озын гомерлелек серен атаган.
Әлеге оешма раславына ярашлы, Канэ Танакига һәм яше йөздән арткан башка японлыларга хас сыйфат - ул салмаклык ягъни алтын урталыкны саклау. Мәсәлән, Канэ әби Кока-кола яраткан, ләкин ул аны сәламәтлегенә зыян салмастай микъдарда эчкән. Бу эчемлекне яратам дип, аны даими эчүне гадәтенә кертмәгән. һәм шундый гамәлләр бөтен Япониягә уртак сыйфат. Японлылар балансны саклап тукланалар, артыгын ашамыйлар һәм эчмиләр.
Моннан тыш, японнарның күпчелеге хәрәкәттә - бәрәкәт принцибы буенча яши һәм "хара хати бу" традицион туклану системасына куллана. Бу кеше ашарга утыргач ашказанын 80 проценттан артык тутырмый ягъни өстәл артыннан туяр-туймас дәрәҗәдә торып китә дигәнне аңлата.
Канэ Танаки 1903 елда туган. Гомере буена кибеттә дөге күмәче саткан. 1970 елларда пенсиягә чыккан һәм берничә тапкыр АКШка барган. 103 яшендә яман шешкә операция кичергән, бәхетенә аның башкача сәламәтлеге буенча җитди проблемалары булмаган.
2020 елда Канэ Танакины Япониянең иң карт кешесе итеп таныганнар. Әби соңгы 17 елда Фукуока каласында картлар йортында яши. Анда реверси уены белән мавыга, каллиграфия һәм арифметика биремнәрен чишү белән мәшгуль.
Фото:graziamagazine.ru