

Бүген телләрдән төшмәгән бу гыйбарәгә һәм "сары басма" дигән аталган күренешкә 120 елдан артык вакыт үткән. Кайбер басмаларга карата кимсетелгән сыман әйтелгән бу сүз безгә Америкадан килгән. Шул вакыттан алып "кыздырылган" сенсацияләр белән укучыларны үзенә җәлеп итәргә тырышып тираж артыннан куган басмаларны хурлауның сары тамгасы белән бүләклиләр.
Билгеле булуынча, "сары басмалар"ны беркем дә яратмый, әмма аны күпләр укый. Кемнең күршесенең йозак тишегенә күз саласы килмәсен ди?!. Кеше холкының бу үзенчәлеген Американың гәзит магнаты Уильям Рэндолф Херст яхшы белгән. "Сары матбугат" барлыкка килүенә менә ул "гаепле" дә.
Вакыйга 1896 елда "Нью-Йорк Уорлд" гәзитеннән башлана. Гәзит редакторы Джозеф Пулитцер тарихта беренче тапкыр рәссам Ричард Аукотның комиксын бастыра. Мәзәкләр герое, Нью-Йоркның ярлы егете капчыксыман киемдә була. Рәссам Ауткот җанландырру өчен күңелсез аклы-каралы рәсемне сары төскә буйый. Сары тап шунда ук укучылар игътибарын җәлеп итә - гәзит тиражы миллион данәгә кадәр җитә.
Көндәшенең уңышына көнләшкән "Нью-Йорк Джорнел" гәзите хуҗасы Уильям Рэндолф Херст, зур гонорарлар вәгъдә итеп, комикслар авторын үзенә чакырып ала. Ачуы чыккан Пулитцер рәссамга алмаш эзләргә мәҗбүр була. Ике гәзит арасында озакка сузылган бәхәс туа, басманың һәркайсы сарыга "киендерелгән" егетне һәм, гомумән, комикслар бастыру хокукын бирмәскә тырыша. Шуңа карамастан комиксларны ике басма да чыгара, алар төрле сенсацияләрне тиз арада бастыруда ярыша башлыйлар. "Нью-Йорк" гәзите журналисты Эрвин Уордмэн көндәш гәзитләрне үзенең мәкаләсендә "сары басмалар" дип атый.
Шулай ук киң таралган икенче бер фаразга ярашлы, мондый басмаларның "сарылыгында" арзанлы гәзитләр бастырылган түбән сортлы, тиз саргаючы кәгазь "гаепле".