

Әгәр кешенең иртүк ашау теләге булмаса һәм ул ачыгу хисе тоймаса, аңа иртәнге ашын ашау мәҗбүри түгел. Шулай дип саный табиб-диетолог Елена Тихомирова.
Табиб раславынча, кеше йокыдан тору белән түгел, ә бер-ике сәгатьтән соң гына ашаса да, сәламәтлеге өчен зыянлы булмаячак. Чөнки һәр организм үзгә бер төрле (индивидуаль) һәм матдәләр алмашынуын эшләтеп җибәрү өчен иртән тору белән ашарга кирәк дигән кагыйдә һәркемгә дә туры килми. Иртән ашарга күнекмәгән кеше иртүк ашаса, энергияле буласы урынга үзен хәлсез һәм йокымсыраган итеп тоя. Әгәр дә мондый кеше иртәнге ашны, аның артыннан төшке ашны да ашамыйча, төнгә каршы бүселгәнче ашаса, бу аның өчен бик начар, дип кисәтә диетолог.
Табиб шулай ук гастрит һәм ашказаны җәрәхәте булган пациентларга иртәнге ашны ашарга һәм туклануның дәвалау режимын тотарга чакыра.
Фото:arnfoto.ru