

Африканың Уганда илендә яшәүче 70 яшьлек Сафина Намукваи бала тудырып, рекорд куйган. Ул Кампаладагы халыкара хатын-кызлар дәваханәсендә һәм дәвалау үзәгендә дөньяга игезәк кыз һәм ир бала китергән. Нәтиҗәдә ул континентта экстракорпораль (ЭКО)ярдәмендә ягъни табиблар булышлыгында ясалма юл белән бала тудырган иң карт хатын-кыз булган. Өстәвенә, ул 2020 елда ЭКО ярдәмендә бер кыз тудырган булган.
Хәбәр ителүенчә, игезәкләрен тудырганнан соң аны карты ташлап киткән. 70 яшьлек ана авырлы вакытта эшләмәү сәбәпле җәмәгатьчелектән матди ярдәм сораган. Дәваханә вәкилләре бу вакыйганы раслаган һәм игезәкләр үзләрен яхшы тоя дип белдергән.
Дөньяда бала тудырган иң карт хатын-кыз дип Һиндстаннан Эрраматти Мангаямме санала. Ул да ЭКО ярдәме бала тудырган, ләкин ул вакытта аңа 74 яшь булган.
2021 елда Һиндстанның Гуджарат штатында яшәүче бер әбекәйнең 70 яшендә беренче баласын бала тудыруы билгеле булган иде. Ире белән 45 ел бергә яшәүләренә карамастан алар табигый юл белән бала тудыра алмаган.
Кызык, хәзер яшьләр урынына әбекәйләр бала тудыра. Кая бара бу дөнья?
Фото:musavat.com