

Шотландиядә яшәүче 21 яшьлек бер кыз һәр көнне унар кишер ашау аркасында тән тиресе кызгылт сары төскә кергән.
Диета тотам дип, бу кыз башта бу тамырзыкны бер-икене генә ашаган, тора-бара һәр көнне күп итеп кишер ашауга хирысланып киткән. Чит кешеләр аңардан кайда мондый ясалма загар алдың дип сораша башлагач кына тиресендәге үзгәрешләргә игътибар иткән. Баксаң, бу яшелчәне чама белми ашаганда канда каротинемия туплана икән. Ул тирегә кишер төсе бирә.
Тиренең кишер төсенә буялуы организмга куркыныч тудырмый икән. Кишер ашауны киметкәндә каротинемия нәтиҗәләре дә бетә .
Рендалл исемле бу кыз кишердән бөтенләй баш тартмаган, мәгәр аны азрак ашый башлаган.
Табиблар фикеренчә, кишер составында антиоксидантлар күп булуы сәбәпле ул яшьлекне сакларга булыша.
Һәр нәрсәне чамасын белеп кенә ашаганда гына файдалы. Артыгын ашасаң, шул кишер төсле буласың да куясың шул...
Фото:stroy-podskazka.ru