+21 °С
Болытлы


Безнең ашлар дөньяда иң тәмлесе!
Ут күршебез Татарстанның Теләче районы кызы Ләйлә Кашапова Стамбулда узган бәйгедә алтын яулаган. Кондитер остасы хәләл ризыклар күргәзмәсендә шеф-поварлар арасында иң-иңе булып чыккан.
Җиңүче кызны үз телеграмканалында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлаган.
«Котлыйбыз! Татар ашлары дөньяда иң тәмлесе! Халыкара жюри да моны таный! Котлыйбыз», – дигән Рәис үз постында.