

Бөек Британиядә хәсрәт-борчылуларны киметү һәм стресска каршы көрәшү өчен сыер кочаклый башлаганнар.
Бу идея бер ферма хуҗасының башына килгән. Су басудан соң хуҗабикә Фиона Уилсон савым сыерлары санын киметә. Тик ул берничә сыерына бик нык бәйләнгән булган, аларны кызгынып үзендә калдырган. Хәзер шушы сыерлар кешеләргә ял итәргә, хәвеф-борчылулардан арынырга ярдәм итәләр ди. Алар кунакларны каршы алалар, үзләрен тазартырга һәм кочакларга рөхсәт итәләр. Башта сыерлар берничә ай бу һөнәрне үзләштергәннәр, чит кешеләргә күнегергә һәм алар янында үзләрен тыныч тотарга өйрәнгәннәр.
Фермер белдерүенчә, аларның сеансы британлылар арасында гына түгел, башка илләрдән килүчеләр арасында популяр. Сөтлебикәләрнең бу хезмәте, әлбәттә, бушка күрсәтелми. Бер сеанс хакы - 50 фунт (5,5 мең сумнан ким түгел). Килүчеләр бу акчага 3 сәгать буена сыерны кочаклый һәм тазарта, шулай ук ферма буйлап бозаулар белән дә йөрү мөмкинлеге тудырылган.
Вәт әй, сәламәтлек өчен никадәр файдалы булуын башыбызга да китермибез, сыеркайны хәтта бушка да кочакламыйбыз... Хәзер белербез инде!
Фото: Emma Beddington