Болар кызыклы!
26 ноябрь 2023, 08:54

Су гына димәгез...

Суны ничек дөрес итеп эчәргә?

Су гына димәгез...Су гына димәгез...
Су гына димәгез...

Гастроэнтеролог Рөстәм Садыйков бөер авырулы кешеләргә ач тамакка су эчәргә кирәкми дип белдерә. "Доктор Питер" басмасы аның сүзләрен китерә.
Табиб белдерүенчә, суны җитәрлек күләмдә эчү мөһим, чөнки ул бөтен организмның сәламәтлегенә йогынты ясый, кышын ОРВИ йоктыру куркынычын киметә. Кипкән лайлалы тышчалар - бактерияләр үрчүе өчен идеаль урын.
Төнлә куерган канны сыегайту, үт куыгы юллары спазмын бетерү һәм ашказанын эшләтеп җибәрү өчен табиблар еш кына иртән ач карынга ике стакан җылы су эчәргә киңәш итә. Ләкин бу гадәт кайбер кешеләргә зыян китерергә мөмкин дип кисәтә доктор Садыйков. Бөер һәм үт куыгы белән проблемалар булганда, шулай ук кан басымы югары булганда, ач карынга күп итеп су эчәргә ярамый. Табиб киңәшеннән башка бу гадәт хроник авыруларны кискенләштереп җибәрергә мөмкин.
Садыйков суны иртән ничек дөрес итеп эчү турында да киңәш бирә. Иртән суны баягүрә, басып түгел, ә утырып эчәргә кирәк. "Басып эчкәндә, моның организмдагы сыеклык балансын бозылуына китерүе, аның исә артрит килеп чыгуына булышлык итүе мөмкин, ди ул.

Фото:balthazar.club

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас