1980 нче елларда Канада хөкүмәте дуңгызларны күпләп үрчетергә рөхсәт иткән. 2001 елда базарда дуңгыз ите бәясе гаять арзанайгач һәм фермерлар дуңгыз асрауның файдасын күрми башлагач, меңнәрчә хайванны иреккә чыгарып җибәргәннәр. Иректә алар кыргый "туганнары" белән кушылганнар. Нәтиҗәдә, гаять агрессив һәм салкыннарга чыдамлы популяция килеп чыккан. Яңа популяция зурлыклары һәм мул үрчеме белән дә аерылып тора. Шул сәбәпле белгечләр аларны супердуңгызлар дип атаган.
Бүгенге көннәрдә супердуңгызлар зур тизлектә үрчеп, елдан-ел күбрәк территорияләрне яулый баралар.
АКШның Саскачеван университеты профессоры Райан Брук Канада дуңгызларын планетадагы иң агрессивлары дип атаган, ә аларның бик үрчемле булуларын экологик һәлакәт белән чагыштырган. АКШта кыргый дуңгызлар ел саен фермерларга 2,5 млрд. доллар күләмендә зыян сала икән. Әгәр Канададан супердуңгызлар да АКШка ябырылса, хәл-вакыйгалар куркыныч төс алачак дип раслый галим.
Кыргый дуңгызларны традицион рәвештә юк итү ысуллары аның популяциясенә җитди зыян сала алмый, хайваннар артуларын дәвам итә. Хәзер белгечләр аларны агрессив чаралар белән генә туктатырга мөмкин дигән фикергә килгән.