Болар кызыклы!
24 ноябрь 2023, 15:15

Лайфхак

Тиз генә үрдәк тазарту серләре!

ЛайфхакЛайфхак
Лайфхак

Тиз генә үрдәк тазарту серләре!

Көз кош-корт өмәләре чоры. Үзе күңелле, үзе моңсу эш инде ул тавык, үрдәк, күркә, каз, муларт, индоутка... тазарту.

Авылларда әле каз өмәләре дәвам итә. Кар яуганны көтеп алган хуҗабикәләр өйдән-өйгә өмәгә йөри. Ак карда салынган су юлларына каурыйлар сибелә...

Өмә яхшы эш инде ул. Кош- кортың ишле булса. Авылыңда өмәгә килерлек кызлар, апалар булса эш кулга тими дә.

Ә менә бу мәшәкатьләр үзеңә генә калса... Ул вакытта инде кулга җиңелрәк булсын өчен, башны эшләтергә кирәк.

Ә безнең халык зирәк ул, тапкыр ул, башлы ул һәм шуңа ашлы да ул. Әйтик, үрдәкне ничек кенә тазартып күрсәтмәделәр инде менә... Туңдырып та, сумалада кайнатып та... Ә бүген тагын бер ысул турында сөйләделәр әле.

Анысы ничекме? Ә болай ул!

Бер чиләк кайнап торган суга ярты кап чәй содасы саласың да, тазартырга әзерләгән үрдәкне шуңа тыгып кына аласың икән!

"Бер шырпысы да калмый, алты үрдәкне "һә" дигәнче тазарттым,"- диде танышым.

Үрдәкләрегезнең бу вакытка калуына шикләндерә, әлбәттә. Күп "соса" торган бу матуркайларны әллә кайчан тазартып, озатасын озатып, туңдырасын катырып куйгансыздыр. Ә киңәшне кулланып карарсыз әле, киләсе елда булса да.

Фото: nyafoto.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас