Болар кызыклы!
24 ноябрь 2023, 07:41

Чүлдә адашканнар

Америкалы кайнар кояшлы чүлдә бер тәүлектән артык иза чиккән. 

Чүлдә адашканнарЧүлдә адашканнар
Чүлдә адашканнар

Техас штатынының Остин шәһәреннән 59 яшьлек маркетолог Джефф Хан кызы белән Биг-Бенд-Ранч милли паркына походка барган. Алар Чиуауа чүле эченә берничә чакрым гына кермәкче булганнар, ләкин тиздән адашуларын аңлап алганнар. Бераздан аларның эчәр сулары бетә, Джеффка атлавы авырлашкан. Нәтиҗәдә, 25 яшьлек кызы паркны тизрәк табып, ярдәм алып килер өчен әтисен бер кыя янында калдырып киткән. Кичке сәгатьләрдә кызы ярдәмче белән кыяга әйләнеп кайта, ләкин инде анда әтисен тапмыйлар.
Соңыннан аңлашылуынча, эссегә түзә алмаган ир үазаллы ярдәм эзләргә карар итә. Кайнар кояш нурлары астында аның аяклары пешә һәм авыртынуын басар өчен урыныннан кузгалып китә. Бара торгач ул буш алачыкка барып чыга, анда ике шешә су табып эчә. Кояш баткач ир алга баруын дәвам итә. Караңгыда ташка абынып егылып, беләзеген сындыра, урынында шешәдән аккан су күләвеге кала. Икенче көнне ул бер инешкә барып чыга. Тәмам ачыккан ир эшләпәсе белән судан маймычлар сөзеп, ашый. Шул мәлдә эзләүче отрядның вертолет тавышы ишетелә.
Америкалы кайнар кояшлы чүлдә бер тәүлектән артык иза чигә. Кояшта пешкән һәм бөерләре авырткан ирне дәваханәгә озатканнар.
Хәзер Хан терелгән һәм ул Биг-Бенд-Ранч чүленә янә барырга карар иткән. Теге алачыкка ике шешә су илтер өчен.

Фото:vsegda-pomnim.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас