+24 °С
Яңгыр


22 ноябрьдә "Текә татар" проектының тагын бер очрашуы узды.
Ноябрь кунагы - Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, меңнәрнең яраткан җырчысы, чын текә татар Айдар Галимов.
Чарада туган телебезнең бүгенге хәле, берничә дистә елдан татар моңы дигән төшенчә сакланып калырмы һәм башка мөһим темаларга сөйләшү барды. ⠀
Шулай ук Айдар Гани улы баянда уйнап берничә җыр да башкарды. ⠀ Искиткеч җылы очрашудан кунаклар кәнәгать калды.
⠀ Проектның авторы һәм алып баручысы: Гөлшат Сафина.
Фотолар - Илдар Еникеев.